Литературная карта

Стихи Победы


Стихи

 

Фәрит Нуруллин

Сугыш

41 нче ел,
22нче июнь
Кызыл белән язган датасы
Шушы көннән тарих битләрендә,
Кара юллар калды барысы.
Батыр уллар, ир-егетләребез
Китә безне, илне сакларга,
Гомерләрен һичтә кызганмыйча,
Биргән вәгъдәләрен акларга.
Явыз дошманны без
Җинеп кайтабыз дип,
Китте газиз әти-абыйлар,
Кайгы хасрәтләрне сизгән кебек,
Елап калды нәни сабыйлар.
Сугыш, нинди тетрәнгеч исем,
Явыз исем, ләгънәт төшкере
Үзе үткән юлда күпме бушлык,
Купме хәсрәт-кайгы китерде.
Күпме ятим, ачы күз яшьләре,
Өләште ул бүлеп һәр йортка,
Һичкемне дә аерып кызганмады,
Күмеп илне-җирне сагышка.
Яшь аналар күпме ялгыз калды,
Ишетелде елау һәр йортта,
Өмет итеп, яхшы хәбәр көтеп,
Хат килгәнне һәркөн фронттан.
Вәхши сугыш, кермә кабат безгә,
Пычырак эзен җирдә калдырып,
Илебездә гөл-бакчалар үссен,
Кошлар кайтсын безгә сагынып.
Чишмәләре челтерәп-җырлап аксын
Һәрвакытта тусын якты көн,
Зәңгәр күктә якты кояш янсын,
Капламасын җирне кара төн.


 Мәңгелек дан сезгә ветераннар

Бәйрәм килә,бөек җиңү көне,
Горурлык һәм шатлык күңелдә.
Ветераннар уза колоннада,
Алар әле сафта бүген дә.
Күпләре юк инде безнең батырларның,
Алып китте хәтер дәфтәрен.
Канлы сугыштагы югалтуны,
Әйтә алмый безгә күргәнен.
Күпләр ятып калды яу кырында,
Якынайтып җиңү көннәрен.
Зарыгып көтте өйдәгеләр аны,
Күз яшьләрен түгеп төннәрен.
Көнне-төнгә ялгап эшләделәр,
Бөтен халык ару белмичә.
Фронтка дип икмәк үстерделәр,
Авырлыктан башны имичә
Буе җитәр-җитмәс яшь үсмерләр,
Снарядлар кырды станда.
Дошманнарга ут яудырыр өчен,
Илебездән кире куарга.
Дистә еллар инде узып китте,
Тыныч тормыш безгә килгәнгә.
Мәңгелек дан сезгә ветераннар,
Бөек җиңү бүләк иткәнгә.
Фәрит Нуруллин
  25.02.2020 ел.


Сугыш вакытындагы әтиемнең башыннан узган хәлләр.

Исемсез һәйкәл

Ловать елгасы ярында
Урман алдында.
Кояш чыгышына карап
Бер һәйкәл тора.
Горур басып карап тора
“Гранит”егет.
Кулындагы автоматы
Сөйләшер кебек.
Гранит егет эчендә
Меңләгән җан бар.
Шул җаннар һәйкәл эчендә
Тынычлап калган.
Ловать елгасында барган
Каты сугышта.
Бик күп батыр сугышчылар
Башларын салган.
Боз өстендә ятып калган
Җансыз гәүдәләр.
Әле дә булса тынгы бирми
Төшкә керәләр.
Ловать елгасына да
Килә җылы яз.
Боз өстендә агып китә
Күпме сагыш,наз.
Бу котычкыч күренештән
Күңел тетрәнә.
Ярларның урыны җитми
Җансыз гәүдәгә.
Җылы язлар килгән саен
Бозлар агалар.
Елга ярлары аларны
Санап калалар.
Туп тавышлары да инде
Күптәннән тынган.
Ловать ярлары ярадан
Төзәлми һаман...
Фәрит Нуруллин
28.02.2020 ел.



Ил сагында тора ир-егетләр

Ил сагында тора ир-егетләр,
Саклап безнең тыныч тормышны.
Чикләр тыныч, илдә муллык өчен,
Үти алар изге бурычны.

Ил сагында тора ир- егетләр,
Бөркет кебек саклап күкләрне.
Һаваларны кочып “тимер кошларында”
Кабат кайтармаска үткәнне.

Ил сагында тора ир- егетләр,
Корабларда йөзеп диңгездә.
Дошман пычратмасын суларны дип,
Уяу тора көнен-төнен дә.

Ил сагында тора ир- егетләр,
Иксез-чиксез дала, тауларда.
Кара көчләр борчымасын өчен,
Илдә гөрләп томыш барганда.

Ил сагында тора ир-егетләр,
Галәм буйлап очып җир шарын.
Ватан тынычлыгы нык кулларда,
Бәхетле итсен ходай улларын.
   Фәрит Нуруллин
  08.02.2016 ел


Ватан сакчылары булганда

Илебез матур гөлбакча,
Күз карашы җитми чигенә.
Офыкларындагы урман, таулар,
Ак болытлар зәңгәр күгендә.

Елгалары ага иркәләнеп,
Борма ярларына сыенып.
Чишмәләре җырлый сандугачтай,
Кояш нурларына коенып.

Кышлар килә ак карлары белән,
Салкыннары битне кытыклый,
Җылы язлар килеп табигаткә,
Ипләп кенә жәйне култыклый.

Гөлбакчалы җылы матур җәйләр,
Алып килә алтын көзләргә.
Яшәүнең мәгънәсе, уңышлары,
Түгел микән шушы көзләрдә?

Бәхет-шатлык килә һәр кешегә,
Илдә тыныч тормыш булганда.
Кукләр аяз, күнелдә яз яши,
Ватан сакчылары булганда.

Фәрит Нуруллин
Февраль 2017ел.



Буа шәһәрем
Татарстан иле йөзек кашы,
Син тагын да матур, яшәрдең.
Сиңа кайтам сагынып зәңгәр күгең,
Җан яраткан Буа шәһәрем.
 
Кушымта:
Буа-Буа, сиңа дан ява!
Үткән юлыңда гасырлар кала.
Якты маяктай, алга өндәүче
Казан-башкалам, гүзәл башкалам.
  
Ил сулышы синең эшләреңдә,
Заман белән бергә атлыйсың.
Тирән эзле үткән тарихыңны,
Зур горурлык белән саклыйсың.
 
Кушымта:
Буа-Буа, сиңа дан ява!
Үткән юлыңда гасырлар кала.
Якты маяктай, алга өндәүче
Казан-башкалам, гүзәл башкалам.
 
Киләчәгең алсу таңнар кебек,
Гөлбакчадай чәчәк атасың.
Еракларда язмыш йөретсәдә,
Күңелләргә кабат кайтасың.
 
 Кушымта:
Буа-Буа, сиңа дан ява!
Үткән юлыңда гасырлар кала.
Якты маяктай, алга өндәүче
Казан-башкалам, гүзәл башкалам.
 
Фәрит нуруллин
Буа шәһәре

Донбасс мы с тобой!

Донбасс, Донбасс,
Среди белого дня гром,
Донбасс, Донбасс,
Где мой любимый дом.

Недобитые фашисты,
Бьют прицельно по городам,
Бьют по школам, по больницам,
Бьют по жилым домам.

Гибнут женщины и дети,
Льется невинная кровь,
Грязными сапогами ползают «эти»,
Чтобы на земле погасла любовь.

Знайте, лютые палачи,
Гордый Донбасс будет вечно жить!
Россия не бросает своих сыновей
Вам придется по волчьему выть!

22.09.2022 г.
Фарит Нуруллин
г.Буинск, РТ


Буа шәһәрем

Татарстан иле йөзек кашы,
Син тагын да матур, яшәрдең.
Сиңа кайтам сагынып зәңгәр күгең,
Җан яраткан Буа шәһәрем.

Кушымта:
Буа-Буа, сиңа дан ява!
Үткән юлыңда гасырлар кала.
Якты маяктай, алга өндәүче
Казаным минем, гүзәл башкалам.

Ил сулышы синең эшләреңдә,
Заман белән бергә атлыйсың.
Тирән эзле үткән тарихыңны,
Зур горурлык белән саклыйсың.

Кушымта:

Буа-Буа, сиңа дан ява!
Үткән юлыңда гасырлар кала.
Якты маяктай, алга өндәүче
Казаным минем, гүзәл башкалам.

Киләчәгең алсу таңнар кебек,
Гөлбакчадай чәчәк атасың.
Еракларда язмыш йөретсәдә,
Күңелләргә кабат кайтасың.

Кушымта:

Буа-Буа, сиңа дан ява!
Үткән юлыңда гасырлар кала.
Якты маяктай, алга өндәүче
Казаным минем, гүзәл башкалам.
Фәрит нуруллин


Буа шәһәрем

Ике гасыр артык синең яшең,
Син тагын да матур,яшәрдең.
Сиңа кайтам сагынып зәңгәр күгең,
Җан яраткан Буа шәһәрем.
Бер гаилә булып яши синдә,
Вәкилләре бик күп милләтнең.
Җырларыңда,моңнарыңда чагыла,
Матурлыгы безнең төбәкнең.
Зур шәхесләр синдә кунак булган,
Күңелләргә бик хуш килгәнсең.
Эшчән халкың ихтирамга лаек,
Илгә батыр уллар биргәнсең.
Киләчәгең алсу таңнар кебек,
Гөлбакчадай чәчәк атасың,
Еракларда язмыш йөретсәдә,
Күңелләргә кабат кайтасың.
Фәрит Нуруллин
Буа шәһәре


80 нче яз   (Фәрит Нуруллин)

Бүген бәйрәм, Бөек җиңү көне,

Күңелләрдә горурлык хисе.

Колоннада атлый ветераннар,

Сафларында юк шул күбесе.

Яу кырында ятып калды алар,

Безнең өчен, туган ил өчен.

Явыз дошман илгә узмасын дип

Кызганмыйча гомерен, көчен.

Беренче көненнән башлап сугышка,

Китеп барды әти-абыйлар.

Кайгы-хәсрәтләрне сизгән кебек

Елап калды нәни сабыйлар.

Сугыш-нинди тетрәндергеч исем,

Явыз исем ләгънәт төшкере.

Үзе үткән юлда күпме бушлык,

Күпме хәсрәт, кайгы китерде.

Өчпочмаклы хатлар көтте һәрбер ана

Газиз улы язган сүзләрне.

Күп хатларда кайгы хәбәр килде

Сагыш басты өмет, күзләрне.

Явыз дошманнарны җиңәр өчен,

Барлык халык ялны белмичә.

Фронтка икмәк үстерделәр,

Авырлыктан башны имичә.

Домналарда корыч кайнаттылар,

Кояр өчен  “тимер атларны”,

Снарядлар кырды яшь үсмерләр,

Тулыландырып эшче сафларны.

Арысландай көрәште халкыбыз,

Туктатырга фашист “тирмәнен”.

Тугрылыклы булып үз антына,

Якынайтып җиңү көннәрен.

Җиңү килде, Бөек җиңү!!!

80-нче язы ургылып.

Мәңгелек дан сезгә ветераннар,

Алсу таңнар атсын сызылып.





ТУКАЕМА. (Фәрит Нуруллин)

Тукай безгә татар телен

Яратырга өйрәткән.

Шигырьләрен җырга салып

Мине йоклаткан әбкәм.

Әкиятләре бик күп аның

Язган китапларында.

Әби-бабай, кәҗә, сарык

Яшәгәннәр авылда.

Шүрәле торган урманга

“Былтыр” утынга барган.

Шул явыз бармагын кыскач

Бар урманга кычкырган.

Тычкан сөткә баткач ничек

Бер туктамыйча йөзгән.

Шулай озак йөзә торгач

Майга басып сикергән.

Күбәләкләре бик матур

Тукай әкиятләрендә.

Кәҗә белән Гали дә бит

Дус яшәгәннәр бергә.

Безнең Гали эссе җәйдә

Елгада су коенган.

Су анасы-явыз карчык

Алтын тарак калдырган.

 

Тукаебыз шикелле.  (Фәрит Нуруллин)

Татар телен сакларга дип

Сөйлибез дә. сөйлибез.

Тик  аны урысчалатып

Аңлатып бетермибез.

Мәктәпләрдә “десерт” кебек

Татар теле бирелә,

“Англосакс” теле белән

Башлар әйләндерелә.

Әй туган тел, әй матур тел

Кая китеп барасың,

Бик ашыгып китмә инде

Китәр юлың чарасыз.

Минем моңым синдә генә

Шулай ук яшәешем

Булыйк бергә гомер буе

Син миңа ай-кояшым.

Яңгыратып күңелем моңы

Китә бит еракларга,

Тукай, Нәҗми, Кандалыйлар

Йөрәкләрдә саклана.

Аларны ташлап буламы,

Гөнаһын кая куйик?

Бар халык үз телендә яши

Телгә битараф булмыйк.

Гасырларда югалмасын

Әби-бабабыз теле

Серенада җырлыйк бергә

Тукаебыз шикелле



 






Возврат к списку

Адрес: 422430, РТ, г. Буинск, ул. Р.Люксембург, д. 155
Телефон: 8(84374) 32-3-60
E-mail: Bua.bibl@yandex.ru.