Литературная карта

Стихи Победы


Стихи

 

Разина Хасанова

Безнең Җиңү

Сугыш чоры балалары –
Никадәрле калды ятим…
Туып та өлгермәгәннәр…
Әти дияргә тилмергәннәре…

Кан коюлы зур сугышлар
1418 көн дәвам итте,
Туган илне сакларга дип
Күпме ир-егетләр китте…

Кемнең генә капкасына
Кайгы җиле кагылмады…
Әти-бабай, абый- эне
Бу сугыштан кайта алмады.

Җиңү килде, без көчлеләр
Бәйрәмнәрне каршылыйбыз.
Һәйкәл булып баскан батырларга
Догаларны багышлыйбыз.

Рәзинә Хәсәнова. 2025 ел

Бөек Ватан сугышы ветераны, әтием Әминов Гәрәйша Әхмәтша улы истәлегенә багышлыйм.

 Әтиемә

1941 нең җәе -
Әтиемә бары уналты
Сугыш бара, немес мәльгун
Егет-кызларыбызны кыра бер-бер артлы.
1943 - аңа 18 яшь
Чират жите Ватан якларга
Чыгып китә, танкист була
Бер ходаем, Син үзең сакла!
Күп сугышлар үтте, күпне күрде.
Күз алдында барлык газаплар
Куркытмассың безне, дошман, Ватаныбыз өчен
Баш салырга да без ризалар.
"Чираттагы бәрелеш - танк яна...
Чак кына мин чыгып котылдым...
Тик - юк, янда гына снаряд шартлый
Караңгылыкка кереп онытылдым..."
Тик сугышчан дуслык - иң кыйммәте
Ташламыйлар алар бер-берсен,
Җирне казып, тартып ала
Кара туфрак йоткан дусты гәүдәсен.
Госпитальләр, яңа баштан өйрәнергә барысын :
Сөйләргә дэ, йөрергә дә - дәвам итә гомер агышы.
20 яшь - ап-ак чәчле, телсез солдат басып тора
Туган якка кайтып барышы...

Бар да артта калды - уза гомер
80 елы житәҖиңүнең!
Тик тынычлык юк шул җирдә:
Кабат сугыш уты ялмап алды илем күгенең.
Бабасы йөргән сугыш кырларына
Онык китте бүген көрәшкә...
Бу Җиңү дә безгә килер бер көн
Туган илем халкы берләшсә!
Я бер Аллам, ярдәмең бир,
Исән-имин кайтсын балалар!
Туктатырга бу сугышны
Юкмени соң һич тәх чаралар?...
2025 ел февраль
Рәзинә Хәсәнова

Возврат к списку

Адрес: 422430, РТ, г. Буинск, ул. Р.Люксембург, д. 155
Телефон: 8(84374) 32-3-60
E-mail: Bua.bibl@yandex.ru.