Литературная карта

Стихи Победы


Стихи

 

Язгел Хасанова

Акция «Стихи Победы»
1 этап Стихотворения собственного сочинения
Автор Хасанова Язгел Ильдусовна, ученица 6 класса МБОУ «Новотинчалинская ООШ имени Н.Г.Фаизова Буинского муниципального района Республики Татарстан»

Сугыш бездән еракмы?

Сугыш бездән ерак ул,
Күптән тарихта калган.
“Шулаймыни, балам?” -дип,
Рәсемнән карый бабам.

Сугыш күптән бетсә дә,
Сызлаулары үтсә дә,
Ерак түгел ул,балам,
Дип әйтә кебек бабам.

Орден-медален таккан,
Күзләрен сагыш баскан:
“Үткәнеңне белмәсәң-
Киләчәгең юк, балам”.

Туган илкәйне яклап,
Без утны-суны кичтек,
Фашист өерен куып
Берлинга барып җиттек.

Авыр булды, газап аша
Җиңү таңы да атты.
Без яшәгән урамга
Бары мин исән кайттым.

Күрше Салих, Әнвәр, Гали
Ятып калган, кайтмаган,
Габделәхмәт, ун баласы-
Бала хакын яклаган.

Ятимнәр бусагасына
Җилләр ятып елады,
Тол хатыннар әрнүенә
Дөнья ничек чыдады?!

Сугыш ерак түгел, балам,
Әнә туплар гөрселди!
Тарихтан дәшә бабайлар,
Онытмагыз безне,ди.

Сискәнеп, бабама карыйм-
Сугыш безгә кирәкме?
Амәнәт итеп сакларбыз
Сез яулаган ирекне!




Возврат к списку

Адрес: 422430, РТ, г. Буинск, ул. Р.Люксембург, д. 155
Телефон: 8(84374) 32-3-60
E-mail: Bua.bibl@yandex.ru.