Стихи Победы
Стихи
Фазылжан Алиуллов
Фазылжан Алиуллов «Шинельсез солдатлар»Җиңү бәйрәмендә күңелдән кичерәбез,
Дошман яндырган утлы җирләрне.
Атакага күчкән танклар артыннан,
Алга чапкан ир-егетләрне.
Сугыш дигәч күңел аша үтә,
Танк колонналары гөрелдәве,
Бомба таккан очкычлар күтәрелеп,
Ташлаган бомбаларның гөрселдәве.
Сугыш дигәч күз алдыма килә,
Шинель кигән кораллы солдатлар.
Карлы, яңгырлы пычракларда,
Пушкалар өстерәүче гөнаһсыз атлар.
Күтәрелде халык Ватанын сакларга,
Тарихи данын илнең акларга.
Афәт килүен аңлаган халкым,
Төзелделәр тыгыз сафларга.
Һәр сугышта көчле тыл кирәк,
Төшерик искә тыл хезмәтчәннәрен.
Җиңү яулап алга баруда,
Авыл җиренең өлеш керткәннәрен.
Окоплар казыдылар, торф чыгардылар,
Куркытмадылар салкын бураннар.
Чабаталы халык, шинельсезләр,
Җиңүне тизләткән буыннар.
Барысы да фронт өчен дигән сүз,
Берләштерде авыл кешесен.
Җирен сукалады сыерын җигеп,
Чәчте кулдан, өстерәп себеркесен.
Зур кыенлыклар белән яулаганнар,
Тынычлыкны безгә олылар.
Яшик дуслар тынычлыкта,
Рухларына салмыйк борчулар.
Ул сугышны без онытмыйбыз. (Фазылҗан Алиуллов)
Гасырлар үтсә дә онытылырга,
Тиеш түгел Ватан сугышы.
Вөҗданына кара тамга ятсын,
Яклаучыларның бүгенге сугышны.
Ул сугышны без оныталмыйбыз,
Ач-ялангач үткәргән елларны!
Бүген биредә баскан балалар да,
Шул сугыш корбанының оныклары.
Ул сугышны без оныталмыйбыз,
Намусы өчен, кайтмаган бабамның!
Тыныч тормышыннан сугышка киткән,
Саклар өчен газиз Ватанын.
Ул сугышны без оныталмыйбыз,
Оныттырмый бүгенге кланышлар!
Сугышны башлаган фашист оныклары,
Баш күтәрәләр яңа фашистлар.
Онытмыйбыз миллионнарның гомерен өзгән,
Дошман оештырган-Ленинград блокадасын!
Без әйтәбез бүген җиңү бәйрәмендә,
Юк! Җир йөзендә сугышлар булмасын!