Стихи Победы
Стихи
Гульшат Мухтарова
Габдулла Тукай истәлегенә (Гөлшат Мохтарова)Кырлай инешләрен үз иттек без,
Болыныннан җыйдык җиләген,
Көянтәсе белән күтәрештек
Татар кызларының чиләген.
Шүрәлене күреп урманында,
Кети-кети уйнап карадык.
Җәйләүләрдә көтелгән атларның
Чуалган ялларын тарадык.
Инеш буендагы басмалардан
Алтын тарак азмы эзләдек?
Синең геройларың белән һич тә
Араларыбызны эзмәдек.
Синең исем белән нык бәйләнгән
Татар халкыбызның моңнары.
Кечкенәдән исебездә калган
“Тукай” дигән сүздә моң бары.
Газиз татарыңа тик хас булган
Моңга сарган синең сүзләрең,
Шул сүзләрең аша карый сыман
Моңсу гына синең күзләрең.
Күңелеңә төшкән орлыкларның
Бөртеген дә ялгыш коймыйча,
Яшәгәнсең Тукай, халкың өчен,
Кыйналгансың үзең тоймыйча.
Синең язган сүзләреңне, Тукай,
Һичкем алыштырмас акчага,
Кергән кебек булыбыз бит, укып,
Аллы-гөлле җәннәт бакчага.
“Туган телең” һәр татарың өчен
Нәкъ корбаны үзе чалдырган.
Рәхмәт, Тукай , сиңа һәммәбездән-
Син зур мирас безгә калдырган.
Терелтергә сине килсә хәлдән,
Яшәр идек хәтта әҗәткә.
Ышан, Тукай, бер мин генә түгел,
Һәммә татар басар ул рәткә.
Туган җиргә. (Гөлшат Мохтарова)
Офыкларга карап якты уйлар уйлыйм,
Сокландыргыч табигатең карап туймыйм.
Зәңгәр болыт йөзә чиксез күкләреңдә,
Туган җире, шиксез, якын күпләреңә.
Сукмагыннан атлап узсам урманыңны,
Күрә алсам болыныңны куй-малыңны,
Шатланадыр күңел, бер тынычлык хисе,
Тоям кырларыңның хуш чәчәкләр исен.
Чәчләремнән сыйпап узса йомшак җилең,
Салкыннарда таба алса кошлар җимен,
Күңелемнән телим кабат мин теләгем:
Бу һәрвакыт, туган җирем, дип терәгем.
Шаулап үсә камышларың су буенда,
Сандугачың сайраган моң гел уемда.
Чишмәңнән су алып эчсәм тоямын дәрт,
Туган җирем, искән җилең-үзе кодрәт.