"Татар мәдәнияте: гореф-гадәтләр, йолалар, бәйрәмнәр" - интеллектуаль уен
2023 ел Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм гореф- гадәтләр елы дип игълан ителде. Бу уңайдан, 3 февраль көнне, Яңа Чәчкап авыл китапханәсендә "Татар мәдәнияте: гореф-гадәтләр, йолалар, бәйрәмнәр" дип исемләнгән интеллектуаль уен үткәрелде. Уен барышында катнашучылар татар халкының йолаларын, гореф- гадәтләрен искә төшерделәр, милләттәшләребезнең кунакчыллыгын күрсәттеләр, татар халык җырларына кушылып җырладылар. Соңыннан " Халкыбызның күңел бизәкләре" дигән китап күргәзмәсе белән таныштылар. Мәдәни чара Пушкин картасы проекты кысаларында үтте.
#Новочечкабскаясельскаябиблиотека



#Новочечкабскаясельскаябиблиотека



3 февраля 2023