кичә "Талантлы син, Толымбаем!”
14 нче апрель көнне Адав – Толымбай гомуми урта белем бирү мәктәбендә күренекле язучы, фольклорчы, әдәбият галиме һәм тәнкыйтьче Гомәр Толымбайның 125 еллыгына багышлап “Талантлы син, Толымбаем!” исеме астында очрашу кичәсе үткәрелде. Кичә урта мәктәп, авыл китапханәсе, мәдәният йорты белән берлектә оештырылды. Әлеге кичәгә Казаннан танылган әдәбият белгече, шагыйрь, Г.Толымбайның туганы Равил Рахмани, балалар шагыйре һәм драматург, язучы Рафис Корбан, тарихчы, җәмәгать эшлеклесе, журналист, берничә китап авторы, авылдашыбыз Рифат Каюмов та кайтты. Авылда иң беренче “Яшьлек” ансамблен оештыручы, Атказанган мәдәният хезмәткәре, Буа дәүләт драма театрының аксакалы, өлкән инженеры, Буа шәһәренең мактаулы гражданины, Республиканың, районның дәрәҗәле кунаклары алдында үз фикерен үтемле итеп җиткерүче кыю шәхес, үзенең гармун моңнары белән кичәгә җан өрүче Фәрит Садриев та килде. Шулай ук очрашуда сәхнә ветераннары - авылыбыз өчен янып йөрүче, барлык үткәрелгән чараларда актив катнашучы артистларыбыз Гөлсинә Мөлекова, Сәрия Хәйруллина, Фирдүс Котдусов катнашты.
Китап сөючеләр өчен “Якташ язучылар” исемле авылдашларыбызның китапларыннан китап күргәзмәсе оештырылды. Чыгышлар җыр-моң белән үрелеп барды. Килгән кунаклар укучылар биргән сорауларга тулы, төгәл җавап бирделәр. Аннары, очрашуда катнашучылар белән бергә, “Туган тел” җырын җырлап, очрашуга йомгак ясалды.
Очрашуның икенче өлешендә, “Дан аллея”сында урнашкан Г.Толымбай бюстына чәчәкләр куелды.

16 апреля 2025