Республиканский семинар «Продвижение чтения национальной литературы через деятельность клубов по интересам: опыт работы»
В семинаре приняла участие главный библиотекарь научно-методического отдела Национальной библиотеки Республики Татарстан-З.А. Замалиева . Она поделилась своими знаниями и опытом с коллегами, подчеркнула важность сохранения и популяризации национальной литературы, а также отметила значимость работы библиотек в этом направлении.
В рамках семинара сотрудники библиотек рассказали о своём опыте работы, обсудили различные подходы и методы привлечения читателей к национальной литературе. Они поделились успешными практиками.
Также в рамках мероприятия состоялась встреча с известным писателем Ринатом Мухаммадиевым. Встреча прошла в тёплой и дружественной атмосфере. Писатель ответил на вопросы участников семинара, рассказал о своём жизненном пути и литературных предпочтениях.
23 март көнне Татарстан Республикасы Буа муниципаль районының Иске Суыксу авылы китапханәсе базасында китапханә хезмәткәрләре өчен республика семинары узды. Семинарның темасы – «Мәнфәгать буенча оешкан клублар эшчәнлеге аша милли әдәбият укуны алга җибәрү: эш тәҗрибәсе».
Семинарда Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең фәнни — методик бүлеге баш китапханәчесе З.Ә. Җамалиева катнашты. Ул үзенең белемнәре һәм тәҗрибәсе белән хезмәттәшләре белән уртаклашты, милли әдәбиятны саклау һәм популярлаштыруның мөһимлеген ассызыклады, шулай ук китапханәләрнең бу юнәлештәге эшнең әһәмиятен билгеләп үтте.
Семинар кысаларында китапханә хезмәткәрләре үзләренең эш тәҗрибәләре турында сөйләделәр, укучыларны милли әдәбиятка җәлеп итүнең төрле алымнары турында фикер алыштылар. Алар уңышлы практикалары белән уртаклаштылар һәм үз эшләрендә очраган кыенлыклар турында сөйләделәр.
Чара кысаларында шулай ук танылган язучы Ринат Мөхәммәдиев белән очрашу да булды. Очрашу җылы һәм дустанә атмосферада узды. Язучы семинарда катнашучыларның сорауларына җавап бирде, үзенең тормыш юлы һәм иҗатындагы өстенлекләре турында сөйләде.

